Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалында стомалы пациентлар һәм аларның якыннары өчен Сәламәтлек мәктәбе узды. Операциядән соң күп кенә пациентларның аптырашта булып торуларын аңлап, очрашу оештыручылары яңа халәт турында белемнәрне киңәйтергә, препаратларның һәм барлык процедураларның нәтиҗәлелеге турында катнашучыларга максималь тулы мәгълүматны бирергә тырыштылар. Стома артыннан карауның заманча чараларының киң арсеналы булу онкопациентларга гадәти яшәү рәвешен алып барырга гына түгел, шулай ук активлыкны арттыру өчен ышанычлылыкны һәм комфортны тәэмин итәргә дә мөмкинлек бирә.