Ак Барс хоккейчылары БРКХның пациентларының хәлен белергә килделәр

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Ак Барс хоккей клубының уенчылары –Гагарин Кубогы ияләре –  Балалар республика клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларның хәлен белергә килделәр. Клиника җитәкчеләре «барслар» өчен танышу экскурсиясен үткәрделәр. Аның барышында спортчылар пациентларның хастаханәгә килүен һәм нинди шартларда дәвалануын карый алдылар. Кунаклар буш кул белән түгел, бүләкләр белән килделәр. Рәсем конкурсның җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Пациентларның һәм аларның әти-әниләренең уенчыларга терле сорау бирү, фотога төшү һәм автограф алу мөмкинлеге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International