Традиция буенча, Республика көнендә, Яр Чаллы шәһәрендә «Акварель-2018» исемле чәчәкләр фестивале узды. Шәһәр хуҗалыгының, сәламәтлек саклауның төрле тармаклары һәм башка оешмалар ел саен чәчәк һәм үсемлекләрдән композицияләр һәм фигуралар төзүдә катнашалар. Быелгы фестивальнең темасы-җиде могҗизаның берсе дип саналган "Семирамида асылмалы бакчалары".