Җан җылысын бүләк итү минем һөнәр

2012 елның 20 марты, сишәмбе

15 нче мартта Яр Чаллы шәһәре медицина колледжы нигезендә «Җан җылысын бүләк итү минем һөнәр» Республика бәйгесе булды. Бәйгедә республиканың 9 урта медицина белем бирү оешмасыннан вәкилләр катнаштылар. Бәйге җиңүчесе Татарстан Республикасы Дәүләт үзидарәле урта профессиональ белем бирү оешмасы «Алабуга медицина училищесы» студенткасы Мария Гуслистова булды. Икенче хөрмәтле урынны Әлмәт медицина училищесы студенткасы Светлана Тюшина алды, өченче урынны Казан медицина колледжы вәкиле Ренат Рәшитов яулады.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм 2012 нче елның апрелендә булачак Идел буе Федераль округы буенча профессиональ бәйгедә уңышлы чыгыш ясарга телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International