Әлмәт шәһәрендә капиталь ремонттан соң яңартылган хатын-кызлар консультациясе ачылды

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Нефть башкаласы өчен истәлекле көнне, шәһәр һәм районда яшәүче хатын-кызларга, капиталь ремонттан соң, яңартылган ДАССО «Перинаталь үзәк белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең»  хатын-кызлар консультациясен бүләк иттеләр. Әлмәт хатын-кызларын һәм дәвалау оешмасы коллективын көтеп алынган вакыйга белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы Президентның нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, район башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ПАҖ генераль директоры Наил Маганов  һәм башка хөрмәтле кунаклар котларга килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International