Ашыгыч медицина ярдәме больницасында яңа бактериология анализаторы эшли башлады

2012 елның 20 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт үзидарәле сәламәтлек саклау оешмасыны «Ашыгыч медицина ярдәме больницасы»ның бактериология лабораториясендә заманча тулысынча автоматикалаштырылган бактериология анализаторынэксплуатациягә керттеләр. Җайланма 400 дән артык төр микроорганизмнарны,шул санда: грамуңайһәм грамтискәре бактерияләрне, микроскопик гөмбәләрне, candida нәселеннән чүпрә һәм чүпрәсымангөмбәләрне, нейссерияләрне, гемофиль бактерияләрне тиңләштерергә мөмкинлек бирә.

Автоматик анализаторда эшләү лабораторияләрдә бактериология анализын ясау вакытын тиз үсүче бактерияләр өчен 48 сәгатькә кадәр, акрын үсүче бактерияләр өчен 72-96 сәгатькә кадәр кыскартырга рөхсәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International