Беренче 34 пациентка Кама арты зонасының перинаталь үзәген бәяли алдылар

2012 елның 20 марты, сишәмбе

Бүген Яр Чаллышәһәрендә әһәмиятле төзәтү үткәргәннән соң Дәүләт үзидарәле сәламәтлек саклау оешмасы «Перинаталь үзәкле Кама арты балалар больницасы» перинаталь үзәге эшли башлады.
Беренче 34 пациентка үзәкнең барлык яхшылыкларына бәя куя алдылар. Булачак әниләр өчен монда барлык уңайлылыклар ясалган: өч урынлы палаталар, гигиена процедураларын үткәрү өчен яхшы шартлар, заманча җайланмалар белән шәхси бала табу заллары бар.
Яр Чаллы шәһәренең Перинаталь үзәге - бу Республикада иң эре перинаталь үзәк һәм шушы оешмага бөтен Кама арты зонасы өчен бала табуда югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү буенча төп бурыч йөкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International