Бүген Югары медицина технологияләр белем бирү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Бар кешеләргә дә мөмкин булган әйләнә-тирә» төзү сораулары буенча фикер алыштылар.
Бүген «2011- 2015 нче елларда «Бар кешеләргә дә мөмкин булган әйләнә-тирә» дигән Россия Федерациясе Дәүләт программасы кысаларында булган бар кешеләргә дә мөмкин булган әйләнә-тирә пилот проектын тормышка ашыруны оештыру нигезләре» семинарында шуның турында хәбәр иттеләр.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында сөйләшкәндә инвалид-каляскачыларны гына түгел, ә шулай ук өлкән гражданиннар, вакытлыча хезмәткә яраксыз кешеләр, авырлы хатыннарны да күз алдында тоталар.
Киңәшмә барышында оешмаларны махсус тоткалары булган пандуслар, инвалидлар өчен бәдрәфләр, бусагаларсыз киң ишекләр, махсус лифтлар белән тәэмин итү сораулары күтәрелделәр.