Яр Чаллы шәһәрендә «2012 нче елның иң яхшы табибы» профессиональ һөнәр бәйгесе старт алды. Бәйге 2012 нче елның 15 нче мартыннан 16 нчы апреленә кадәр өч этапта үтә.
Бәйгедә алдагы номинацияләр буенча гамәли эш стажы өч елдан азрак булмаган табиблар катнаша алачаклар:
- Иң яхшы педиатр
- Иң яхшы терапевт
- Иң яхшы хирург 
- Иң яхшы акушер-гинеколог
- Иң яхшы стоматолог
- Иң яхшы врач-исследователь
- Иң яхшы врач-инфекционист
- Иң яхшы врач-эндокринолог
- Иң яхшы врач-онколог
- Иң яхшы ашыгыч медицина ярдәме табибы
- Иң яхшы врач-реабилитолог
- Иң яхшы врач-отоларинголог
- Иң яхшы гомуми практика табибы
- Иң яхшы медицина оешмасы җитәкчесе
Яр Чаллылылар шәһәрнең иң яхшы табибы исемен Медицина эшчесе көненнән бер көн алда беләчәкләр. Һәр номинант диплом һәм 30 мең сум зурлыгында бүләк алачак. Шуннан тыш, җиңүчеләрнең шәһәр табибы исемен «Ел табибы - ак чәчәкләр» V республика бәйгесендә саклавы алда торачак.