Атна эчендә Казанда ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7309 тапкыр кеше коткарырга чыктылар, алар арасында җәмәгать урыннарына 1348 чакыру керде. Бәхетсез очракларга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 1008 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 44 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 44 кеше зыян күрде, 27 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга ашыгыч ярдәм медиклары 27 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән Казан табиблары 69 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5578 чакыру үтәлде, аларның 52 – көчле миокард инфаркты, 199 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы.