РКБ табиблары чираттагы уникаль операцияне ясадылар

2012 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

2012 нче елның 20 нче мартында РКБ ның колопроктология бүлегендә Татарстанда беренче тапкыр лапароскопик тоталь колэктомия ясалды: специфик булмаган яралы колит белән интегүчепациентканың алгы корсагына ясалган зур булмаган ерыклар аша эндохирургиякораллары кулланып кайма эчәге (ободочная кишка) алып атылды.

20 нче мартта шушы операция беренче тапкыр Республика клиника больницасының хирур-колопроктологлары тарафыннан ясалды.

Оператив кысылышларның бу төре гаять зур өстенлекләргә ия. Пациентлар өчен ул, иң әүвәл, операция яраларының, кан югалтуның шактый зур кимүен, операциядән соң булган чорның кыскаруын һәм тизрәк терелүнебелдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International