Атна эчендә Казан шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7377 тапкыр чыктылар, шул исәптән иҗтимагый урыннарына – 1363 чакыру, бәхетсез очраклар буенча – 1052 тапкыр, шул саннан юл-транспорт һәлакәтләренә – 41 тапкыр чыктылар. Шул юл-транспорт һәлакәтләрендә 45 кеше зыян күрде, 4 кеше һәлак булды, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 17 тапкыр чыктылар. Бала табуга ярдәм итергә Казан Ашыгыч медицина ярдәме станциясе табиблары 87 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5628 чакыру үтәлде, алардан көчле миокард инфарктлары буенча – 46, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 188.