19 нчы марттан 25 нче мартка кадәр шәһәр ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары 7462 тапкыр кешеләр коткарырга бардылар, алардан иҗтимагый урыннарга – 1132 чакыру. 868 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга бардылар, алардан юл-транспорт һәлакәтләренә – 48 тапкыр. Бу ДТП ларда 45 кеше зарар күрде, 22 се дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 11 тапкыр бардылар, алардан 7 кеше зарар күрде.
Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясенең бүген хәбәр итүе буенча, медиклар бала табуга 89 тапкыр бардылар. Төрле авырулар буенча 5692 чакыру үтәлгән, алардан үткен миокард инфаркты – 71, үткен ми кан әйләнеше бозылу буенча – 183.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны буйлап «03», ә кәрәзле телефон буйлап - «030» (бушлай) номерын җыеп шалтыратырга кирәк.Әгәр шалтыратып та тоташа алмыйсыз икән, тормышка куркыныч янаган халәтләр вакытында «112» номеры буйлап шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсезләр sms-хәбәр җибәрәләр.
Авыру яки зарар күрүчегә ашыгыч ярдәм бригадалары тиз юнәлсеннәр һәм вакытында медицина ярдәмен күрсәтсеннәр өчен чакыручы чакыруны алучы «03» фельдшерының (диспетчерының) барлык сорауларына да аермачык һәм төгәл итеп дип җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, чакыру урынын һәм адресын (шәһәр районын, урамны, фатир номерын, йортның катын, код һәм подъезд номерын), ориентирларны, авыру яки зарар күрүченең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Әгәр фельдшер, билгеләнгән сорауларга тулы җаваплар алып, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыны алдык» дип җавап бирә, чакыруны кабул итү вакытын атый һәм адресны кабатлый икән, чакыру алынган дип санала.