Казан дәүләт медицина университетының тәмамлаучылары Кама балалар медицина үзәгенә килеп киттеләр. Клиника - Яр Чаллы шәһәрнең һәм Кама аръягы регионы балаларына ярдәм күрсәтүче Татарстан Республикасында эре медицина оешмасы. Педиатрия һәм дәвалау факультетларын тәмамлаган 20 кеше функциональ бүлекчәләр буенча экскурсиядә булдылар: кабул итү бүлмәсе, перинаталь үзәк, консультатив сырхауханә, стационар бүлекләре белән таныштылар. Кунаклар клиниканың мөмкинлекләре һәм белгечләрдәге ихтыяҗ турында тулы мәгълүмат алдылар.