ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков КФУның Университет клиника комплексына килеп китте. Ул КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм баш табиб Альмир Абашев озатуларында медицина оешмасының мөмкинлекләре һәм ремонт эшләре барышы белән танышты.