Татарстанда Россия Федерация Сәләмәтлек саклау министрлыгының «ВИЧка тест: Экспедиция» дигән Бөтенроссия акциясе дәвам итә.
Татарстан Республикасы акциядә катнашкан егерме беренче регион булды. Акциянең максаты – кешеләргә ВИЧ-йогышы турында мәгълүматны җиткерү, үзеңне һәм якыннарыңны сакларга ярдәм итү, җирле халыкның игътибарын проект тематикасына җәлеп итү һәм тест үтүгә этәргеч булу. Мобиль тест үткәрү пунктлары иҗтимагый урыннарында урнашканнар. Ул пунктлар ВИЧка экспресс-тестларын түләүсез һәм аноним тапшырырга, шулай ук тестка хәтле һәм тесттан соң консультацияләр алырга мөмкинлек бирәчәк.