БРКХдә «Педиатрия» белгечлек буенча квалификация күтәрүнең күчмә дәресләре узалар

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсендә «Педиатрия» белгечлек буенча квалификация күтәрүнең күчмә дәресләр циклы  уза

 Циклны «Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты» ЮББ ФДБББУ өстәмә һөнәри белем бирү факультетының «Сырхауханә һәм социаль педиатрия» кафедрасы уздыра. Бу цикл Татарстан Республикасы балаларына медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында үткәрелә.

Дәресләрдә түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алышачаклар: балаларның иммунопрофилактикасы һәм вакцинопрофилактикасы, көнүзәк мәсьәләләр, социаль педиатрия мәсьәләләре һәм аларны чишү юллары. Белгечләр алдында «Н.И. Пирогов ис.РМТМУ» ЮББ ФДБББУ өстәмә һөнәри белем бирү факультетының «Сырхауханә һәм социаль педиатрия» кафедрасының профессоры Валерий Юрий улы Альбицкий, медицина фәннәре докторы, РФ атказанган фән эшлеклесе, «Н.И. Пирогов ис.РМТМУ» ЮББ ФДБББУ өстәмә һөнәри белем бирү факультетының «Сырхауханә һәм социаль педиатрия» кафедрасының доценты, укыту бүлеге мөдире, медицина фәннәре докторы Н.А. Березнева һәм башкалар күп сыешлы лекцияләр белән чыгыш ясаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International