Югары медицина технологияләр белем бирү үзәгендә табиблар йөклелек өзелү сораулары турында фикер алыштылар. Россия сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый үсеше Федераль дәүләт оешмасы «Кулаков исемендәге Акушерлык гинекология һәм перинатология
фәнни үзәге» 2-нче йөклелек патологиясе акушер бүлеге җитәкчесе м.ф.д. Нана Тетруашвили «Йөклелекне күтәрә алмау» темасына төп доклад белән чыгыш ясады.
Нана картлосовна үз чыгышындаа йөклелек тоткарлыклары рискы һәр уңышсызлык саен үсә дип билгеләде. Әгәрхатын-кыз, мәсәлән, инде өч йөклелек югалткан икән, алдагы йөклелекне югалту рискы 50% ка җитә. Хәзерге вакытта потенциаль яшәүгә сәләтле дип, йөклелекләр вакыты22 атнадан да азрак булмаган 500 г масса белән туган балалар да санала.
- Бу бик авыр вакытлар, - дип дәвам итте табиб. - Безнең бурыч шунда тора, мөмкин кадәр баланың шундый вакытларда тууын булдырмаска, ә йөклелек вакытын максималь мөмкин булган дистанцион вакытка кадәр озайтырга.
Телеконференция эше барышында хәзер вакытсыз бала табу һәм җитлекми туган балалар саны үсеше күзәтелә дип әйтеп үтелде. Докладта йөклелекнең булырга мөмкин тоткарлыклары, бала төшү янавы сәбәпләре, тикшерүнең эффектив ысуллары, пациенткалар терапиясе һ.б. турында булган сорауларга җаваплар яңгырады.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә Белем бирү үзәге стеналарында тагын бер телеконференция үтәчәк. Гинекологлар алдында докладлар белән Мәскәү дәүләт медико-стоматология университеты акушерлык һәм гинекология кафедрасыпрофессоры м.ф.д. А.Л. Тихомиров, һәм Халыклардуслыгы Россия университеты перинатология курсы белән акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры м.ф.д. А.В. Соловьева чыгыш ясаячаклар.