21 сентябрьдә Казанда Үзәк стадионда Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең «Сәламәтлек-2018» спартакиадасының финалы узачак. Ачылу тантанасында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашачак. Барысы спорт ярышларында 2500 артык медицина хезмәткәре катнашты – ул республика, шәһәр медицина учрежденияләренең җыелма командалары һәм авыл районнарының командалары.