Түбән Камада «ВИЧка тест: Экспедиция» дигән Бөтенроссия акциясе узды

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

19 сентябрьдә Түбән Камада «ВИЧка тест: Экспедиция» дигән Бөтенроссия акциясе узды. 12.00 башлап 19.00 кадәр шәһәрдә торучылар тестлауның мобиль пунктында экспресс-тест үтеп,  үзләренең ВИЧ-статусы турында белә алдылар. Акция уздыру бөтен вакыты эчендә 129 кеше тестланды, аларның өчесендә нәтиҗә уңай булды. Моннан тыш, түбәнкамалылар сезонлы гриппка каршы вакцинация үтә,  артериаль кан басымын үлчи һәм Түбән Кама медицина профилактикасы үзәгенең белгечләрендә консультация уза алдылар. Чара ахырына 180 кеше вакцинация үтте, 136 кеше артериаль кан басымын үлчәде, аларның 47дә ул күтәренке.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International