Казан дәүләт медицина университеты Әлмәт медицина профилактикасы үзәге һәм Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе белән бергәләшеп медицина югары уку йортларының тәмамлаучылары өчен «Яшь табиб» проектын җибәрделәр. Проект кысаларында КДМУ дәвалау һәм педиатрия факультетының 6 курс студентлары шәһәрнең медицина учреждениеләренең: перинаталь үзәк белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе сырхауханәсенең, «Татнефть» ААҖ медсанчастенең һәм Республика онкология диспансеры филиалының эше, белән таныштылар.