Түбән Каманың 1нче номерлы сырхауханәсендә Өлкән кешеләр көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Түбән Каманың 1нче номерлы сырхауханәсендә Өлкән кешеләр көнен билгеләп үттеләр.  Лаеклы ялга киткән Түбән Кама хастаханәсенең хезмәткәрләрен котлаганда, 1нче номерлы сырхауханәнең мөдире Розалия Хәйруллина билгеләде: шундый бәйрәмнәр – ул сырхауханәгә сәламәтлеккә шикаять белән килергә сәбәп түгел, ә коллегалар белән очрашырга, аралашырга, кайчандыр эшләгән кабинетларга кереп китергә сәбәп. Өстәвенә мондый очрашулар табибларның яңа буыны өчен бик файдалы, чөнки 1нче номерлы сырхауханәнең коллективы остазлыкны һәм тәҗрибәгә хөрмәтне һәрчак сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International