2018 елның 27 сентябреннән ММЧда чыккан басма белән бәйле рәвештә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының шәрехе

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ММЧда Яр Чаллы шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрүче һәм уртача авырлыктагы хәлдә хастаханәгә салынган бала турында мәгълүмат бастырылды. Мәкалә материалына караганда, баланың әтисе бу килеп чыккан хәлдә мәктәпкәчә учреждениене гаепли. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы шуны хәбәр итә: шушы ук мәктәпкәчә учреждениегә йөрүче башка балалар мондый шикаять белдермиләр, педиатр тарафыннан карап тикшерелгәннәр, йогышлы авырулар турында мәгълүматлар юк. Хезмәткәрләр шулай ук сәламәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International