Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр иткәнчә, һава торышы начараюга һәм гриппка каршы прививка ясарга теләүчеләр санының шактый кимүенә бәйле, 2018 елның 28 сентябреннән башлап метро станцияләре янында вакцинация ясый торган медицина бригадалары үз эшләрен туктаталар. Казанда яшәүчеләр яшәү урыны буенча территориаль сырхауханәләрдә, шимбә көннәрен кертеп, учреждениеләрнең эш сәгатьләрендә гриппка каршы вакцинация уза алачаклар.