Түбән Кама районы Сухарево саласында «Сәламәт йөрәк» акциясе узды. Яшәүчеләр йөрәк туктаган вакытта ашыгыч ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр, артериаль кан басымнарын, буйларын, гәүдә авырлыкларын белделәр, шулай ук күзләренең үткенлеген, күз эчендәге басымын тикшерделәр һәм кирәк булган очракта күзлек сайладылар. Акция кысаларында барлык теләүчеләр гриппка каршы вакцинация уздылар. Медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре катнашучыларга тематик әдәбият тараттылар һәм анкеталау үткәрделәр.