Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлаштыру проекты ярдәмендә сырхауханәләрдә чиратлар проблемасын хәл итәчәк. Әлеге тәкъдим белән ведомствоның эксперты, 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең оештыру-методик эше буенча баш табиб урынбасары Владимир Шерпутовский чыгыш ясады.