Казанның Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе сугыш ветераны янында булды, әлеге ветеран турында бүген җирле ММЧда язган иделәр

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Казанның Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе сугыш ветераны янында булды, әлеге ветеран турында бүген җирле ММЧда язган иделәр.

Казанның бер сырхауханәсендә сугыш ветеранына медицина хезмәте күрсәтүдән баш тарту факты турындагы мәгълүматка Казанның Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе эчке тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ветеран мөрәҗәгать иткән вакытта хирург тарафыннан медицина ярдәмен күрсәтүдән баш тартуның сәбәбе булып башка пациентны кабул итүе торганлыгы ачыкланды. Табиб ветераннан әлеге пациентны карап тикшерүнең тәмамланганын көтүен сорады. Ветеран кабул итүне сырхауханәнең терапия бүлеге мөдире кабинетында көтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International