Яшел Үзән районында "Салага изгелек" акциясе старт алды

2018 елның 29 сентябре, шимбә

Һәр авылда фельдшерлар һәм шәфкать туташлары – иң хөрмәтле авылдашларның берсе. Кешеләр бу белгечләрнең теләсә нинди һава шартларында кабул итәчәкләрен, төнлә һәм көндез чакыру буенча киләчәкләрен беләләр. Ак халатлы кешегә монда һәрвакыт рәхмәтлеләр, чөнки салада медицина пунктына эшкә килергә һәркем хәл итми. Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе төрле масштаблы чараларда һәм акцияләрдә даими катнаша.  Яшел Үзән районы Татарстан Республикасында беренче булып «Салага изгелек» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International