1 октябрьдә «Бердәм Россия» Яшь гвардиясе әгъзалары һәм Яшел Үзән медицина училищесы студентлары Яшел Үзән ҮРХнең ветераннар бүлегенә килеп киттеләр һәм пациентларны өлкәннәр көне белән, шулай ук бүлек коллективын 10-еллык юбилее белән котладылар. Ел саен бүлектә 700дән артык ветеран медицина ярдәмен ала. Яшел Үзән ҮРХдә өлкән яшьтәге пациентлар янына бару яшь буын өчен күркәм традициягә әверелде, ул шәхси үрнәк итеп әби-бабайларга, хезмәттәшләренә, үз Ватанына мәхәббәт хисләрен тәрбияләүчеләргә хөрмәт йөзеннән уздырыла.