КДМУда "Сәламәтлек саклауда менеджмент" Президент программасының чыгарылышы булды

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

2018 елның 29 сентябрендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетында "Сәламәтлек саклауда менеджмент" дигән Сәламәтлек саклау өлкәсендә идарә кадрларын хәзерләүнең Президент программасы тыңлаучыларының унберенче чыгарылышы булды. Президент программасын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан ДМУ ректоры А. С. Созинов, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С. А. Осипов, ТР икътисад министры урынбасары А. Д. Шәмсиев катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International