Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында министр Марат Садыйковның һәм БМО каршындагы «Сәламәт шәһәрләр» дигән БССО Европа челтәренең өлкән киңәшчесе Айк Никосянның очрашуы булды. Шулай ук әңгәмәдә ТР ССМ Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев тә катнашты. Алар хезмәттәшлек турында сөйләштеләр, уртак эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр, инициативалар буенча фикер алыштылар һәм гражданнарның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтә торган сәламәт шәһәр тирәлеген булдыру өлкәсендә алдынгы тәҗрибә белән уртаклаштылар.
Белешмә:
БССО эгидасы астында эш итүче «Сәламәт шәһәрләр» глобаль хәрәкәтенең төп максаты –шәһәр үзидарә органнарының социаль-икътисадый һәм сәяси көн тәртибендә сәламәтлек мәсьәләләре өстенлекле урынны алуына һәрьяклап ярдәм итү.