Яр Чаллыда йөрәк-кан тамырлары авырулары белән пациентларны мониторинглау системасын кертәчәкләр

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

РКДҮ белгечләре Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә «Антикоагуляция» һәм «Йөрәк-кан тамырлары куркынычлары белән идарә итү» дигән пациентларны үзәкләштерелгән мониторинглау системасының модульләрен кертү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чараның катнашучылары булып участок табиблары-терапевтлар, гомуми практика табиблары һәм шәһәрнең беренчел челтәренең табиб-кардиологлары торды. Табибларны Portavita (Нидерланд) программ тәэмин итү эше белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International