13 октябрьдә – Бөтендөнья тромбоз көне

2018 елның 13 октябре, шимбә

13 октябрьдә тромбоз һәм гемостаз буенча Халыкара җәмгыять (International Society on Thrombosis and Hemostasis, ISTH) инициативасы буенча Бөтендөнья тромбоз көне билгеләп үтелә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының мәгълүматлары буенча, планетада һәр дүртенче кеше тромб барлыкка килү куркынычы астына алынган. Ел саен һәр 100 мең кешедән 160 кешегә тромбоз диагнозы куела. Россиядә генә дә әлеге авыру елына 240 мең кешедә күзәтелә. Шуңа күрә аның үсеш сәбәпләрен белү һәм аны булдырмау буенча профилактик чаралар үткәрү һәрберебез өчен бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International