Казанда «Ирләр сәламәтлеге» темасына компьютер дизайны плакатларының Республика смотр-конкурсына йомгак ясадылар.
Конкурс Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре арасында узды. Җиңүчеләрне бүләкләү «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсендә узды.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов конкурста җиңүчеләрне Мактау грамоталары белән бүләкләде.
1 урын – Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенең өлкән шәфкать туташы Әлфия Хөсәенова.