Биектау ҮРХдә янгын куркынычсызлыгы буенча укулар узды

2018 елның 13 октябре, шимбә

Биектау ҮРХдә янгын куркынычсызлыгы буенча укулар узды. Медицина хезмәткәрләре бу бурычны уңышлы үтәделәр. Янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы Азат Кәлимуллин барлык персоналның хәзерлеген һәм эш-гамәлләренең бердәмлеген бәяләде. Гражданнар оборонасы буенча җаваплы баш табиб урынбасары Сидуков А.А. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Өйрәнүләр Биектау районының барлык социаль-әһәмиятле объектларында ТР Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе графигы нигезендә кешеләрнең төнге торуы белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International