Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7503 тапкыр кеше коткарырга чыктылар

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Атна эчендә  Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7503 тапкыр кеше коткарырга чыктылар, аларның 1201 чакыру – җәмәгать урыннарына.  Бәхетсез очракларга медиклар 942 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 43 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 50 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 2 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды. Янгыннарга медиклар 13 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе табиблары 79 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5795 чакыру үтәлде, аларның 189 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 39 – миокард инфаркты.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 65кә кимеде (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә). Мөрәҗәгатьләр саны: ЮТҺ буенча – 17гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча – 15кә, бала табулар буенча – 1гә кимеде. Мөрәҗәгатьләр саны янгыннар буенча – 1гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 68гә кимеде.

«Ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.  Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International