Татарста Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Яр Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда кызамык белән авыруга шикнең 2 очрагы теркәлгән, дип белдерә. Шул балаларның берсе прививка яшенә җитмәгән әле, икенче бала ата-анасы баш тарту сәбәбе буенча прививка ясамаган.