2018 елның 7 ноябрендә 09: 00 сәгатьтән башлап 12:00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә түбәндәге адрес буенча гражданнарны уртак кабул итү узачак: Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 39 йорт. Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфаты һәм аның һәркем өчен мөмкин булуы мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәкләр.
Уртак кабул итүгә язылу 2018 елның 29 октябренә кадәр (843) 221-74-14 телефоны буенча башкарылачак.