Атна эчендә Казанның ашыгыч хезмәт табиблары кеше коткарырга 7788 тапкыр чыктылар, алар арасында җәмәгать урыннарына – 1340 чакыру. Бәхетсезлек очракларына узган атнада медиклары 1062 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 62 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 78 кеше зыян күрде, 47 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 1 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды. Янгыннарга узган атнада медиклары 14 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 67 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5977 чакыру үтәлде, аларның 58 – көчле миокард инфарктлары, 200 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы.