28 октябрьдә «Көньяк» сәүдә-күңел ачу үзәгендә волонтерлар-медиклар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан ДМУ» ЮББ ФДББУнең неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы белән берлектә инсультның профилактикасы һәм симптоматикасы мәсьәләләренә халыкның игътибарын җәлеп итү өчен берничә чаралар уздыралар.