29 октябрьдә «Шаляпин» кунакханәсендә пациентлар һәм риск зонасында булучы кешеләр өчен «Инсульт профилактикасы мәктәбе» узачак. Чара Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көненә туры китерелгән. Дата 2006 елда Инсульт белән көрәш буенча Бөтендөнья оешмасы тарафыннан әлеге авыруга каршы көрәштә ашыгыч актив гамәлләргә чакыру максатында билгеләнгән иде.
Мәктәптә катнашуга бөтен теләүчеләр чакырылалар. Чарага керү түләүсез.
Уздыру урыны: «Шаляпин» кунакханәсе, Университетская ур., 7.
Чара башлануы: 29 октябрь 13:00 сәг.