РКХдә сугышчыларны-интернационалистларны хөрмәтләделәр

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсендә Әфган сугышында үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.

2019 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулды. Әфганстандагы интернациональ бурычларны үтәгән хезмәткәрләребез: 2нче номерлы нейрохирургия бүлеге мөдире Игнатьев Валерий Георгий улы, клиник иммунология лабораториясенең табибы-лаборанты Тамакова Вера Павел кызы, перинаталь үзәкнең хуҗалык бүлеге мөдире Шәңгәрәев Малик Галимҗан улы, 4нче номерлы РИТБ табибы анестезиологы-реаниматологы Шагивалеев Газинур  Шагинур улы. Чарага Әфган сугышында катнашкан РКХ ветераннары Гафуров Иван Мөбәрәк улы һәм Вәлиева Роза Нурмөхәммәт кызы чакырылган иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International