Балтач районында балаларны госпитализацияләү факты буенча мәгълүмат

2019 елның 29 марты, җомга

Балтач районында балаларны госпитализацияләү факты буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә:

14.10 сәгатьтә йөзү бассейнында планлы дәресләр вакытында барлыкка килгән ютәлгә, баш әйләнүгә, сулыш авыраюга, күңел болгануга зарланулар белән Балтач ҮРХнә 8 баланы госпитализацияләү турында мәгълүмат килде. Хастаханәгә керү вакытына 4 баланың хәле җиңел дәрәҗәдә, 4сенең – уртача дәрәҗәдә кебек бәяләнде.

Барлык кирәкле лаборатор тикшеренүләр үткәргәннән соң, балалар Балтач үзәк район хастаханәсенең балалар бүлегенә хастаханәгә урнаштырылдылар. Табиблар күзәтүе астында торалар.

2019 елның 29 мартында 16: 30 сәгатьтә – табиблар укучыларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәялиләр.

Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш профильле белгечләре тарафыннан барлык кирәкле консультацияләр уздырылды.

Диагноз билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International