Ел саен Республика медицина профилактикасы үзәге күкрәк сөте белән туудан 1 яшькә кадәр баланы имезүче яшь әниләр арасында «Күкрәк сөте ашату турында мин нәрсә беләм?» радиоконкурсын уздыра. Конкурс булачак әниләргә баланың яхшы сыйфатлы үсеше һәм киләчәктә аның сәламәтлеген саклау өчен күкрәк сөте ашатуның файдасы турында хәбәр итә.