Татарстан башкаласында DENTAL KAZAN EXPO халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Татарстан Стоматологиясе» форумы уза.
Балалар һәм олылар стоматологиясе һәм ортодонтия өлкәсендә Россиянең әйдәүче белгечләре – практик табиблар-стоматологлар һәм медицина югары уку йортларының фәнни хезмәткәрләре сәламәтлек саклау һәм стоматология өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачак, аерым алганда, Россия Федерациясе законнарындагы соңгы үзгәрешләр һәм яңалыклар турында, шулай ук ведомство директивалары шартларында эшчәнлекнең яңа принциплары турында мәгълүмат алмашачаклар.
Чараны медицина белән тәэмин итү Республика медицина профилактикасы үзәгенең мобиль бригадасы тарафыннан башкарыла.