14 июньдә Казанның тарихи үзәгендә 1 Май мәйданында Бөтендөнья кан доноры көнен бәйрәм ителәчәк.
Республика кан үзәге «Игелекле Казан» проекты белән бергә DonorSearch.org проект булышлыгында бөтен дөнья буенча кан донорлары хәрәкәтен тулыландырып, Казан шәһәрендә яшәүчеләрне кан тапшыру белән Бөтендөнья донорлары көнен билгеләп үтәргә чакыралар. 2019 елның 14 июнендә 8: 00 дән 12: 00 гә кадәр Кремль диварлары янында 1 Май мәйданында хәйрия донор акциясендә катнашырга мөмкин булачак. Донацияләр кан алу һәм әзерләү мобиль комплексы ярдәмендә башкарылачак.
Акциядә катнашучыларның барысын да оештыручылардан күңелле бүләкләр, шулай ук чын тормыш һәм игелеклелек бәйрәме көтә!
18 яшьтән, авырлыгы 50 килограммнан ким булмаган һәм ярамаган билгеләре булмаган теләсә кайсы кеше донор була ала. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш.