2019 елның 10-11 июнендә Татарстан Республикасы башкаласында халыкара һәм россия экспертлары катнашуларында яман шешләрне дәвалау буенча зур казанышлар һәм стандартлар тәкъдим ителәчәк.
Кунакчыл 1000 еллык шәһәрнең җирендә беренче тапкыр Европа медицина онкологлары җәмгыятенең Халыкара онкология саммиты (ESMO-RUSSCO 2019 саммиты) узачак.
Чараның программасы 4 блокка бүленәчәк:
• сөт бизенең яман шеше,
• онкогинекология,
• үпкәнең яман шеш
• ашказаны-эчәк тракты шешләре.
Һәр блокта яман шешләрне дәвалауның алымнарын үзгәрткән иң мөһим һәм яңа тикшеренүләрне күзәтү белән 3-4 лекция планлаштырылган.
Саммитны оештыручылар:
• Европа медицина онкологиясе җәмгыяте (ESMO);
• «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССУ;
• Россия клиник онкология җәмгыяте (RUSSCO).
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург ур., 1, «Гранд Отель Казан».
Чараның программасы - www.rosoncoweb.ru. сайтында