БРКХнең«Азино» сырхауханәсендә «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделен» булдыру һәм тиражлау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев башлыгында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, Казан шәһ.буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчеләре, беренчел медик-санитар ярдәм оешмасының региональ үзәге вәкилләре һәм медицина учреждениеләренең җитәкчеләре катнаштылар.
Клиника җитәкчелеге кунаклар өчен учреждение буенча таныштыру экскурсиясе үткәрде. Сырхауханәнең конференц-залында киңәшмә булды, аның барышында яңа модель эшенең төп принципларын тәкъдим итү, аның өстенлекле бурычлары һәм аны медицина оешмаларына кертү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.