Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7665 тапкыр чыктылар

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7665 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1385 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 995 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 42 тапкыр. Бу ЮТҺдә 40 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 19 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга медиклар 20 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 74 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5831 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 66, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 189.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 544гә артты (авырулар исәбенә). Көчле миокард инфарктлары – 14кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча мөрәҗәгатьләр саны 16га артты. Мөрәҗәгатьләр саны ЮТҺнә – 13кә, янгыннарга – 4кә, бала табуларга – 4кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 143гә кимеде.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International