Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә табиб көненә багышланган КВН уеннары узды. Гадәти булмаган чараны уздыру фикерен баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Марс Мостафин тәкъдим итте. Коллегалар хупладылар, ә иң актив һәм уңай кешеләр репетицияләргә керештеләр.